Авылларыбызның гүзәл табигате, үзебез яшәгән әйләнә-тирә мохит белән танышу максатында Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары белән табигать кочагына экскурсияләр оештырылды. Авыл чишмәләре, су буйлары, елгалар буйлап йоргәндә балаларга табигатьне саклау буенча һәр кешенең җаваплылыгы һәм су ресурсларына сакчыл караш турында әнгәмәләр алып барылды.
27 майда "Саба-Арена" спорт мәктәбендә Саба районы мәктәпкәчә учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында шахмат буенча «кечкенә шахматчы» турниры узды.
Район мәгариф оешмаларының балалар техник иҗатын үстерү һәм аларга ярдәм итү эшчәнлеген активлаштыру максатыннан 28 майда Балалар иҗаты үзәге базасында балалар техник иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча муниципаль фестиваль узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләре комплексы турында шторм кисәтүе
Бүген, 2024 елның 29 маенда, 15 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының төньяк һәм көнчыгыш районнарында, актив атмосфера фронтын үткәндә, урыны белән яшенле яңгырлар, боз явуы, 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с, җил көчәюе көтелә.
25 нче май көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә "Бер очрашу -үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу булды. Укучылар белән очрашуга якташларыбыз "Болгар " радиосының Яңалыклар бүлеге җитәкчесе Люция Рафаэль кызы Шәрәфиева, Питрәч районы Кощак мәктәбе директоры Лилия Хамидулловна Хәсәновалар кайтты. Очрашу истәлекләрне барлау, яшьлек елларын искә төшерү белән үрелеп барды. Укучыларга тормыш өчен кирәкле киңәшләр бирелде. Кичә ахырында инде 11 ел буе традициягә әйләнгән, Лилия ханымнын бабасы Вагыйз Шәфиков исемендәге премия тапшыру тантанасы булды. Аны быел укуда, спортта үзләрен күрсәткән укучыларыбыз Данияр Бәшәров һәм Ранис Мөбәрәкҗанов алды. Люция апа үз премиясен туган тел өлкәсендәге тырыш укучыларыбыз Диләрә Харисова белән Зилә Шәрәфиевага тапшырды. Авылның киләчәге өчен җан атып яшәүче авылдашларыбыз булуы белән бик горурланабыз.
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасы хисабына җирле автомобиль юлларны төзекләндерү башланды. Эшне "Рамазан" оешмасы башкара.
Игътибар! 30 нчы май көнне Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закиров урамында урнашкан ябык зиратында өмә үткәрелә
Олы Шыңар урта мәктәбе командасы Эзмә урта мәктәбендә чик сакчысы көне хөрмәтенә укучылар арасында үткәрелгән мини-футбол буенча турнирда икенче урынны яулады.
Мичән авыл жирлеге - Яна Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре ахырга якынлаша
Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә