Район мәгариф оешмаларының балалар техник иҗатын үстерү һәм аларга ярдәм итү эшчәнлеген активлаштыру максатыннан 28 майда Балалар иҗаты үзәге базасында балалар техник иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча муниципаль фестиваль узды. Һөнәри осталыкларны, башлангыч белемнәрне ныгыту өчен безнең районда инде икенче ел рәттән “Яшь мастер” (“BabySkills”) чемпионаты үткәрелә. Бүген чемпионатның 5 нче региональ һәм 4 нче регионара этапларында җиңүгә ирешкән балалар буләкләнде. Шулай ук ЮниорПрофи-2024” чемпионаты җиңүчеләре буләкләнде.
Фестиваль укучыларның фәнни-техник иҗатка кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән техник юнәлештәге берләшмәләр эшләреннән күргәзмә булып тора. Шулай ук фестиваль кысаларында уку елы йомгаклары буенча төрле дәрәҗәдәге конкурслар,ярышлар җиңүчеләрен бүләкләү узды, алар Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н.Миңнехановның Рәхмәт сузе һәм акчалата бүләкләү белән бүләкләнделәр.
Фестивальдә катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм барлык җиңүчеләрне котлыйбыз.