"Бер очрашу-бер гомер"

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

25 нче май көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә " Бер очрашу -үзе бер гомер " дип исемләнгән очрашу булды. Укучылар белән  очрашуга якташларыбыз "Болгар " радиосының Яңалыклар бүлеге җитәкчесе Люция Рафаэль кызы Шәрәфиева, Питрәч районы Кощак мәктәбе директоры Лилия Хамидулловна Хәсәновалар кайтты. Очрашу истәлекләрне барлау, яшьлек елларын искә төшерү белән үрелеп барды. Укучыларга тормыш өчен кирәкле киңәшләр бирелде. Кичә ахырында инде 11 ел буе традициягә әйләнгән, Лилия ханымнын бабасы Вагыйз Шәфиков исемендәге премия тапшыру тантанасы булды. Аны быел укуда, спортта үзләрен күрсәткән укучыларыбыз Данияр Бәшәров һәм Ранис Мөбәрәкҗанов алды.  Люция апа үз премиясен туган тел өлкәсендәге тырыш укучыларыбыз Диләрә Харисова белән Зилә Шәрәфиевага тапшырды. Авылның киләчәге  өчен җан атып яшәүче авылдашларыбыз булуы белән  бик горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International