ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә милли Сабантуй бәйрәме узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Районыбызда милләтебезнең матур гореф- гадәтләрен, киенү үрнәкләрен саклап яшәүче, аларны балаларына, оныкларына да җиткерүче гаиләләр бик күп. Гаилә елы уңаеннан,  Саба район китапханәсе  "Милли кием - милләтемә тугрылык" татар милли киемле курчаклар бәйгесе үткәрде.
Бәйге 4 номинациядә үткәрелде.
"Мин - татар кызы!" номинациясендә Гран-прига Шәмәрдәннән Фахуртдинова Зөлфия лаек булды.
1 урынга Сатыштан Муратниязовлар, 2 урынга Сабадан Тимергалиевлар, Шәмәрдәннән Галиакбәровлар, 3 урынга Олы Ныртыдан Вәлиевлар гаиләләре лаек булды. Кызыксындыру бүләгенә Юлбаттан Хәмитовалар, Явлаштаудан Галиевлар, Шәмәрдәннән Падимовлар гаиләсе ия булдылар.
"Мин - татар малае" номинациясендә Килдебәктән Хакимовларга кызыксындыру бүләге тапшырылды.
"Милли гаилә" номинациясендә Иләбәрдән Федоровлар гаиләсенә 1 урын,  2 урын шул ук авылдан Кәримовлар гаиләсенә булды.
"Үз кулларым белән курчак" номинациясендә 1 урынны Сатыштан Галиевлар гаиләсе алды.
Кызыксындыру бүләгенә Сабадан Хуҗиннар, Мәгьсүмовлар, Шәмәрдәннән Газизовлар, Йосыповлар гаиләре ия булды.
  Бәйгегә барлыгы 25 гаилә катнашты.Күңел җылысын биреп эшләгән,  күз явын алырлык курчаклар күргәзмәсе Саба сабантуеның матур бизәге булды.  Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улы бәйгедә җиңүчеләргә матур теләкләрен җиткерде,  бүләкләр тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

     9 июнь көнне Тимершык авылында традицион Сабантуй - 2024 булып узды. Бәйрәм балаларның хореографик чыгышы белән башланып китте. Котлаулардан соң бәйрәмнең спорт программасы башланды. Спорт ярышлары бик җанлы темпта үтте. Көне буе сәүдә ноктасы эшләде, күңелле музыка яңгырады. Бу көнне төрле ярышлар һәм уеннар үткәрелде. Авыл халкы, кунаклар уеннарда актив катнаштылар. Сабантуйның иң мөһим ярышы-милли көрәш. Сабантуйның абсолют батыры булып Җалялиев Эдуард калды. Абсолют батырга  традиция буенча тәкә бүләк ителде.

     Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм якты, җылы һәм тыныч булды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

 2024 елның 10-13 июнендә Байлар Сабасы (Татарстан Республикасы) ФНТР «Россиянең киләчәге» программасы кысаларында 16 яшькә кадәрге теннисчылар арасында «Без бергә» ярышлары узачак.

Катнашучылар- 16 яшькә кадәрге яшь категориясендәге теннисчы кызлар һәм егетләр.

10 июнь – килү көне, 11-13 июнь – уен көннәре, 13 нче-китү көне.

Утырыш урыны-«Саба-Арена» спорт мәктәбенең залы (Татарстан Республикасы, пгт. Байлар Сабасы, Муса Җәлил урамы, 3 нче йорт).

Ярышларның баш судьясы - Исмаилов Фәрход Усман улы, 1 нче категория, МК (пгт. Байлар Сабасы), баш секретарь Елагин Антон Николаевич, ВК (Казан).

Катнашу өчен алдан гаризаларны 2024 елның 30 маеннан да соңга калмыйча saba_arena@mail.ru электрон адреска җибәрергә. saba_arena@mail.ru электрон адреска 2024 елның 1 июненнән дә соңга калмыйча яшәү һәм туклану өчен алдан гаризалар җибәрергә.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

 9 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2024 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча  “Кыр батыры” исеме  “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов  Илназга , “Чәчү батыры” исеме  Маликов Ниязга  бирелде,ул  тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды. Уеннар белән аралашып үзешчән сәнгать осталары катнашында концерт та барды. Сабантуйның баш батыры исеменә  Ахунҗанов Рифат Ришат  улы лаек булды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

10 нчы июньдә, “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә стенгазета  чыгарылды.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы «Катыктан акча эзләү» уенын үткәреп, Сабантуй кунакларын ял иттерде. Быел анда йөздән артык кеше, төгәлрәк әйткәндә 102 уенчы катнашты. Иң башта уен катыктан акчаны таяк белән эзләүдән башланып китте. Уенның әлеге өлеше, хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә бәяләнеп, 1,2,3,4 урын алучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Гаилә елы кысаларында быел уенда күмәк рәвештә гаиләләрнең  дә катнашуы кертелгән иде. Әлеге өлешендә дә,  әлбәттә,  җиңүчеләр билгеләнеп, тәбрикләнде. 1 урынга Байлар Сабасыннан Мөхәмәтовлар гаиләсе, 2 урынга шулай ук Байлар Сабасыннан Салиховлар, 3 урынга Сатыштан Мостафиннар гаиләсе лаек булды. Уенның шарты буенча, акча катыктан баш белән чумып алынды. Алга таба уен дәвам итеп, борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән тәмамланды. Җиңүчеләр ике категориягә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар категориясенә бүленеп, тәбрикләнде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.

Район Сабантуеннан фоторепортаж

9  июньдә Арташ авыл җирлегендә милли татар бәйрәме Сабантуй узды. Арташ халкы һәм килгән кунаклар төрле милли һәм спорт ярышларында көч сынаштылар. Әхмәдуллин Рифат Сабантуйның абсолют батыры булды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Олы Арташ ФАПы балаларга эссе җәйге һава торышында сак булырга кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Дөрес туклану һәм чисталык кагыйдәләре белән таныштырды.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International