Олы Шыңар авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме

2024 елның 10 июне, дүшәмбе

 9 июнь көнне ямьле Мишә буенда Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Түлешкә авыллары халкы зурлап Сабантуй бәйрәме уздырды.2024 елгы яз кыр эшләре нәтиҗәләре буенча  “Кыр батыры” исеме  “Туган як” җәмгыяте механизаторы Маликов  Илназга , “Чәчү батыры” исеме  Маликов Ниязга  бирелде,ул  тәкә белән бүләкләнде. Чәчүчеләр, җир эшкәртүчеләр тәбрикләнгәннән соң уеннар башланды.Халык бик күп җыйналган, бер-бер артлы уеннар үткәрелә - татарча көрәш, кул көрәше, аркан тартыш, авыш баганада йөрү, колгага менү,чүлмәк вату, утын кисү, капчык сугышы - бүләкләр дә бик мулдан булды. Уеннар белән аралашып үзешчән сәнгать осталары катнашында концерт та барды. Сабантуйның баш батыры исеменә  Ахунҗанов Рифат Ришат  улы лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International