Мичән авыл җирлеге Мичән топ мәктәбендә "Кояшкай" җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагере һәм “Хыял” хезмәт лагерьлары эшли
Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр
12 июнь көнне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың төрле районнарыннан 30 дан артык «Алдынгылар хәрәкәте» активистларына Рәсәй гражданы паспортларын тапшырды. Әлеге чара Казан Кремлендә «Без – Рәсәй гражданнары» проекты кысаларында узды.
10-12 июньдә Казан шәһәренең «Патриот» үзәге базасында «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының республика финалы узды. Финалга урта һәм өлкән яшьтәге 14 команда чыкты.
Региональ этап бәйгеләре төрле кызыклы вакыйгалар һәм сынауларга бай булды. Нәтиҗәдә, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернатының «Патриот 116» командасы икенче урын яулады.
Зарница – ул гади генә хәрби-патриотик уен түгел, ә команда рухын, патриотизм хисләрен тәрбияләүче, яшь буынга гамәли күнекмәләр бирүче чара булып тора.
2024 елның 12 июнендә Лесхоз бистәсенең Нарат боз сараенда гадәти булмаган чара узды.
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә-бу илдә иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Нәкъ менә шул көнне 1990 елда Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә, анда Конституция һәм аның законнары өстенлеге игълан ителә. Шул ук вакытта безнең илгә Россия Федерациясе дигән яңа исем дә бирелә.
"Комсомолка" Кубогы Казаннан Татарстанның Саба районы волейболчылары белән Шәмәрдәнгә китте.
Россия көне - ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясенең төп дәүләт бәйрәме. Россия көне - закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең ирек, гражданлык тынычлыгы һәм ризалыгы бәйрәме. Бу бәйрәм - Ватаныбызның, Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек һәм гомуми җаваплылык символы. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, 11 июньдә асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр: мондый иҗат барлык яшьтәге укучыларга ошый. һәркем асфальтта рәсем ясый ала, теләк кенә булсын! Иң мөһиме - техникада түгел, ә ихлас күңелдән, балаларның беркатлы һәм гади рәсемнәрендә яши торган патриотизм хисендә.
Район хуҗалыкларында эре мөгезле терлек өчен азык — сенаж һәм печән әзерләнә.