Мишә авыл җирлегендә Россия көне

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне - ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясенең төп дәүләт бәйрәме. Россия көне - закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең ирек, гражданлык тынычлыгы һәм ризалыгы бәйрәме. Бу бәйрәм - Ватаныбызның, Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек һәм гомуми җаваплылык символы. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, 11 июньдә асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр: мондый иҗат барлык яшьтәге укучыларга ошый. һәркем асфальтта рәсем ясый ала, теләк кенә булсын! Иң мөһиме - техникада түгел, ә ихлас күңелдән, балаларның беркатлы һәм гади рәсемнәрендә яши торган патриотизм хисендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International