ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2024 ел
җомга

"Агроволга 2024" халыкара агросәнәгать күргәзмәсе

Тэги: УСХИП

 5 июнь көнне Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучылары  «Гаилә» паркында экскурсиядә булдылар. Аллея буйлап йөрделәр, паркның матурлыгына сокланып карадылар: чәчәкләр, агачлар, куаклар. Социаль хезмәт алучылар «Гаилә кыйммәтләре» темасына ачык һавада әңгәмә үткәрделәр. Һәркем үз гаилә традицияләре турында сөйләде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Финанс-бюджет палатасы кызлары  районда узган "Автоледи - 2024" бәйгесендә катнашып, көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәдә, Эльмира Валеева белән Рузалия Дәүләтшина беренче бишлеккә эләктеләр.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында шторм кисәтүе

2024 елның 6 июлендә көндез һәм кичендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә Актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшен, җилнең 22-27 м/с кадәр көчәюе, яңгырлар, локаль зур боз көтелә.

«Аллаһияр Вәлиуллинның мәдәни мирасы» - түгәрәк өстәл

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Районыбызның бер төркем мәктәп укучылары 3-5нче июль көннәрендә «Казан Экспо” күргәзмәләр залында үтүче “Агроволга – 2024” халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә булып кайтты.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Юлбат авыл җирлеге территориясендә җәмәгать территорияләренең һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләре дәвам ителә.⠀

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Онлайн-бәйгедә җиңүче Саба муниципаль районы ГТО тест үзәгеннән күптән көтелгән бүләген алды.

4 июльдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшь укучылар өчен "Игътибар! Яңа китаплар!» дип исемләнгән әңгәмә үткәреп, балаларга яңа әдәбият турында сөйләделәр, мавыктыргыч басмалар тәкъдим иттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 июльдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре юл хәрәкәте турында кызыклы танып белү сәгате үткәрделәр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International