ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2024 ел
җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында безнең приютта «Безнең гаиләбезнең чәчәк бәйләме» дип исемләнгән мастер-класс узды. Директор урынбасары Гөлзада Гомәр кызы бәйрәмнең символы – ромашка Россия территориясендә киң таралган, үзенчәлекле матурлыкка ия һәм һәркемнең йөрәгенә якын булган кыр чәчәге икәнлеген сөйләде. Ромашка бәйрәм символына очраклы гына әверелмәгән, борынгыдан бу кыр чәчәге саф һәм эчкерсез мәхәббәт символы булып санала, һәм изге Петр һәм Феврония көнендә ромашкалар болыннарда һәм кырларда актив чәчәк ата. Мастер-класс вакытында ата-аналар һәм балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм табигый материаллардан букет ясадылар. Мастер-класста һәр гаиләнең чисталык, наз һәм мәхәббәт символы булган ромашкалардан үз чәчәк бәйләме барлыкка килде.Балалар үзләренең кул эшләнмәләрен һәм чәчәк бәйләмнәрен якыннарына бүләк итәр өчен үзләренә алдылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

 "Аграр фән-2024" кыры көне

Тэги: УСХИП

Юлбат авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте Тенеки авылында 88 м. юл ремонтлады.  

Тэги: Юлбат авыл җирлеге ОКС

Халыкара шоколад көне - ел саен 11 июль көнне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Юлбат авыл китапханәсе “Шоколад көне ” дип исемләнгән уенлы программа үткәрделәр. Чараның максаты – шоколадның файдалы үзлекләре, аның килеп чыгу тарихы, шоколад турында кызыклы фактлар белән таныштыру, кызыклы уеннар һәм биремнәр аша балалар шагыйрьләренең иҗатына кызыксыну уяту. Уен барышында   блиц – викторина, шоколадлы викторина, «Шоко - пазл» төзү,  “ ШОКОЛАД сүзе хәрефләреннән иң соңгы булып сүз төзү» уены,  “тәмле” табышмаклар чишү һ.б. уеннар балалар тарафыннан җылы кабул ителде, кызыксынып уйналды. Шоколадлы уеннан соң һәрбер бала шоколадка ия булды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

2024 елның 1 яртыеллыгында терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә

Тэги: УСХИП

11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында шторм кисәтүе.

2024 елның якындагы сәгатьтә һәм 11 июлендә кич белән Татарстан Республикасы буенча актив атмосфера фронты вакытында яшен, көчле яңгырлар, боз, 20-24 м/с көчле төньяк җиле көтелә.

Нырты хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү  тулы  көченә  бара. Беръеллык үләннәрдән сенаж салалар.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Подольск шәһәрендә ПОДА Федерациясенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында 8-11 июльдә Россия Паралимпия өстәл теннисы тарихында беренче профессиональ ярышлар «Чемпионнар Кубогы» узды! 🏓

Ярышларда 8-10 класслы 8 иң көчле ир-ат һәм хатын-кыз катнашты, алар быел Россия чемпионатында үз классларында иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

 🌟 безнең мәктәп спортчысы Фәйзетдинова Сафира шәхси һәм катнаш разрядларда бронза призер булды 🎉 🎉 🎉 

Чемпионнар Кубогы белән бер үк вакытта Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр ярышлары уздырыла.🏓

Шулай ук!!! безнең район спортчылары әлеге чарада җиңүчеләр булдылар 🎉

 🥇 Шәйдуллина Элина.(8 кл)

 🥇 Сапаров Руслан.(8 кл)

Спортчыларыбызны котлыйбыз аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез🏆

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

  2024 елның яртыеллыгында Татарстан Республикасы юлларында аварияләр күрсәткечләрен анализлау юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем белән бәйле хәлнең шактый катлаулануын күрсәтә. Мондый һәлакәтләр һәм алардан зыян күргән гражданнар саны кимү фонында быел юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгы шактый артты, нәтиҗәдә һәлак булучылар саны да артты.

Тэги: окс ОКС

Укучыларның җәйге ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан Түбән Шытсу төп мәктәбе каршында  ял һәм хезмәт лагере эшләде. Ял итүче укучылар белән эш  махсус төзелгән план нигезендә алып барылды. Балалар ял итәргә дә, файдалы һәм кирәкле эш башкарырга да өлгерделәр. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International