30 июльдә язучы Николай Петрович Вагнерның тууына 195 ел тулды. Николай Вагнерның абруе шунда ки, ул үзенең әсәрләрендә мәңгелек темаларны күтәрә: яхшылык һәм яманлык, кешелеклелек, мәхәббәт һәм түземсезлек. Бу әкиятләрне кайвакыт гыйбрәтле итә, әмма аларның файдалы үзенчәлеге дә шунда, ул балаларга уйларга, геройларның гамәлләре турында фикер алышырга, үз тормышлары өчен дөрес нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
"Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты оештырылды. Туристлык маршруты Саба урманчылыгы музеенда булудан башланды. Аннары кунаклар тылсымлы кыңгырау эзләп мавыктыргыч квест үттеләр һәм "Колокол"музеенда булдылар. Кунакларны тәмле камыр ризыклары һәм чәй белән сыйладылар. Соңыннан балалар " Чудесный колокольчик" исемле мультфильм карадылар. Экскурсия "Саба бизәкләре"иҗади проекты буенча мастер-класс белән тәмамланды.
Югары Симет урта мәктәбе биләмәсендә бик матур гына чәчәкләр үсә. Бу матурлыкны мәктәп укытучылары, укучылары, хезмәткәрләре үз куллары белән булдырып, су сибеп, чүпләрен утап, җәй буе карап торалар. Шулай ук чәчәкләр арасыннан “гаилә” дигән сүзне укып була. Шушындый матурлыкны булдырган кешеләргә зур рәхмәт.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
31 июльдә безнең приют базасында чираттагы стажировка мәйданчыгы узды. Чараның мәртәбәле кунаклары булып Республика ресурс үзәге вәкилләре: ТР МТЗ һәм СЗ РРЦ директоры урынбасары Газиева Миләүшә Галимхан кызы, социаль эш буенча белгечләр Әхмәтҗанова Айлина Айрат кызы һәм Пронина Елена Александровна. Шулай ук стажировка мәйданчыгында Югары Отар интернат йорты коллективы, Балтач муниципаль районының" Наз " ГАУСО коллегалары катнашты. Мәйданчыкның темасы «Балигъ булмаган балаларга һөнәри юнәлеш бирү» иде. Стажировка мәйданчыгы барышында кунакларга имбир прәннекләре, балчыктан сувенирлар, татар милли тәсбихләре, агачтан шкатулка, татар милли баш киеме - түбәтәй ясау буенча мастер-класслар, тәлинкәләрдә рәсем ясау, чәч бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар күрсәтелде. Программага шулай ук һөнәри юнәлеш бирү буенча яңа технологияләр: “Бөтендөнья кафесы", Кейс методлары, виртуаль экскурсияләр кертелде. Стажировка мәйданчыгы программасы бай һәм кызыклы булды, барлык кунаклар да канәгать калдылар һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.
Агымдагы елның яртысы инде артта калды. Димәк, ярты еллык хисаплар да тапшырылды дигән сүз. Июль ае дәвамында үзәкләштерелгән бухгалтериянең хисап бүлегендә, шулай ук финанс булмаган активларны исәпкә алу, бюджеттан тыш эшчәнлек буенча исәп-хисаплар бүлегендә бухгалтерлар тарафыннан квартал һәм ярты еллык отчетларны вакытында тапшыру буенча кызу эш алып барылды.
Түбән Шытсуда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча торак йорт төзү дәвам итә. Бүгенге көндә "ПМК 159"ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан эчке эшләр алып барыла.
АНО “Балкыш” (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Н.М. Миңнеханов исемендәге Дендрология бакчасына экскурсия оештырылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе укучылары җәйге каникулларын файдалы үткәрәләр.