"Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

"Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты оештырылды. Туристлык маршруты Саба урманчылыгы музеенда булудан башланды. Аннары кунаклар тылсымлы кыңгырау эзләп мавыктыргыч квест үттеләр һәм "Колокол"музеенда булдылар. Кунакларны тәмле камыр ризыклары һәм чәй белән сыйладылар. Соңыннан балалар " Чудесный колокольчик" исемле мультфильм карадылар. Экскурсия "Саба бизәкләре"иҗади проекты буенча мастер-класс белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International