Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында 17нче апрельдән гимнастика кертелде. Ул эш көне дәвамында көнгә ике мәртәбә үткәрелә. Гимнастика эш вакытында арыганлыкны бетерү, һөнәри авыруларны профилактикалау һәм эшкә сәләтлелекне арттыру өчен башкарыла торган физик күнегүләр комплексы ул. Гимнастика кан әйләнешен яхшыртырга, стрессны киметергә, энергияне арттырырга һәм гәүдә торышын яхшыртырга ярдәм итә, бу исә, эш нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый.