ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2024 ел
сишәмбе

2 нче  август көнне Казанчы Бигәнәй китапханәчесе балалар өчен күл  буена экскурсия оештырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылында балалар командалары арасында "Сатыш авыл җирлеге Кубогы"на мини-футбол буенча турнир булып узды. Турнирда Саба муниципаль районыннан 4 команда катнашты.

Укучылар арасында:

1 урын- Мамалай авылы командасы;

2 урын- Барс (Сатыш авылы) командасы;

3 урын- Ак барс (Сатыш авылы) командасы;

4 урын- Торнадо (Сатыш авылы) командасы.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Гимназия территориясендә чәчәкләр

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Чәчәкләр тормышыбызны бизи

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

5
август, 2024 ел
дүшәмбе

Август аенда "Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә" рәсем сәнгате бүлеге уку имтиханнарына чыгарылыш укучыларын әзерли. Кулны язу имтиханның үзендә вакытны бушка уздырмау өчен бик мөһим.
 Шуңа күрә әзерлек барышында төп бурыч — гамәлләр автоматлаштырылсын өчен барысын да мөмкин кадәр күбрәк эшләү. Идеяне тормышка ашыру, эскизларны күчерү, техникада турыдан-туры эш автоматтагы кебек барырга тиеш. Моңа ирешү өчен, әлбәттә, күп күнегүләр ясарга кирәк. Шулай булгач, практика һәм тагын бер тапкыр практика. Укучыларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча чемпионаты тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

4 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авылының Җиңү паркында тимер юлчылар көненә багышланган «Судьба моя – железная дорога» дигән бәйрәм концерты оештырдылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шекше мәдәният йортында "Гаилә агачы" дип исемләнгән иҗат кичәсе оештырылды. Анда актив балалар катнашты. Алар агач эшләнмәләр һәм акрил буяулар ярдәмендә үз куллары белән матурлык тудырды. 

Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Эзмэ мәдәният йортында, Сүлә авыл клубы белән берлектә, Гаилә елына «Дуслык» лагере балалары өчен «Безнең әбиләребез уеннары» дип аталган танып белү-уен программасы үткәрделәр. Уеннарны барысы да ярата: кызлар да, малайлар да, өлкәннәр дә кайчандыр балалар булган. Кайбер уеннар буыннан-буынга тапшырыла, күп еллар яши, исемнәре һәм кагыйдәләре генә үзгәрә. Халык уеннарының күп гасырлык тарихы бар. Алар безнең көннәргә борынгы заманнардан килеп җиткәннәр, буыннан-буынга күчеп, үз эченә иң яхшы җирле традицияләрне алганнар. Әбиләребез уйнаган уеннар күңел ачу гына түгел, ә танып белү характерында да булган. Алар командаларны берләштергәннәр, төрле яшьтәге балаларга дуслашырга мөмкинлек биргәннәр. Без әти-әниләребез, әбиләребез уйнаган уеннарны тагын бер тапкыр искә төшердек.

      Үсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманлыкның таралуы – хәзерге көннең  мөһим проблемаларның берсе. Җәмгыять яшьләрне наркотикларның зарарлы йогынтысыннан коткару эшенә мохтаҗ. Безнең бурыч – алдан искәртә торган мәгълүмәт бирү һәм үсеп килүче буынны бу афәттәт саклап калу. Шул уңайдан  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшь буын өчен “ Без наркотикларга каршы” дигән темага әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында  мәдәният йорты хезмәткәрләре наркотик матдә кулланган яшьләрнең үз – үзләрен тотышы, аның кая алып барганы турында, наркоман тормышының нинди куркыныч гадәт, чир икәнен сөйләделәр.Яшьләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.  Аларның  бөтенесенә дә сәламәт яшәү рәвеше теләделәр.

Тэги: Отдел культуры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International