Профилактический час «Здоровое поколение-сильная страна»

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

           Үсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманлыкның таралуы – хәзерге көннең  мөһим проблемаларның берсе. Җәмгыять яшьләрне наркотикларның зарарлы йогынтысыннан коткару эшенә мохтаҗ. Безнең бурыч – алдан искәртә торган мәгълүмәт бирү һәм үсеп килүче буынны бу афәттәт саклап калу. Шул уңайдан  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшь буын өчен “ Без наркотикларга каршы” дигән темага әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында  мәдәният йорты хезмәткәрләре наркотик матдә кулланган яшьләрнең үз – үзләрен тотышы, аның кая алып барганы турында, наркоман тормышының нинди куркыныч гадәт, чир икәнен сөйләделәр.Яшьләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.  Аларның  бөтенесенә дә сәламәт яшәү рәвеше теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International