Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, тере чәчәкләрдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Җәй-кечкенә тормыш ул! Иҗади кешеләр өчен җәй – табигать нигъмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек бирүче ел фасылы ул! Матур, гүзәл чәчәкләр белән иҗат итәргә вакыт җитте! Чәчәкләрдән дә матуррак нәрсә була ала?
Чәчәкләр белән эшләү иҗади потенциалны үстерүгә ярдәм итә һәм уникаль композицияләр булдырырга мөмкинлек бирә.
Мастер-класс нәтиҗәсендә барлык катнашучылар яңа белемнәр генә түгел, бик күп уңай эмоцияләр дә алдылар. Аларның һәркайсы үзенең җылылык һәм мәхәббәт белән тулы кабатланмас открыткасын булдыра алды, ул нинди дә булса бәйрәм уңаеннан якыннары өчен искиткеч бүләк булачак.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Туган як сукмагы буйлап» экологик сәгать-экскурсия үткәрделәр. Чара барышында укучылар табигать, урман, чишмәләр матурлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы — туган якның байлыгы турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәре ярдәмендә балалар аланда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары балалар хайваннар турындагы табышмакларны, «Аланда нәрсә үсә?» дигән викторина сорауларын чиштеләр. Балаларның туган як табигате, Татарстанның Кызыл китабы, табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар; табигатьнең кыйммәтлегенә ышаныч формалаштырдылар һәм аны саклау кирәклегенә нәтиҗә ясадылар; табигать алдында җаваплылык хисе тәрбияләү, кызыксыну һәм мәхәббәт-балачактан ук бурыч!
Гаилә елы уңаеннан, Хантимерләр нәселе мәдәният йорты белән берлектә, "Үткәннәрдән-киләчәккә" дигән исем астында нәсел очрашуы үткәрделәр. Хантимер нәселе - "Без тарихта эзлебез" республика конкурсы җиңүчеләре. Әлеге бәйрәмнең максаты да туганлык җепләрен ныгыту, туган җанлылыкны, туганлык хисләрен арттыру максатыннан оештырылды. Бәйрәм барсының күңеленә дә хуш килде. Эчкерсез сөйләшүләр, уеннар, җырлар, биюләр - барсы да булды бәйрәмдә. Очрашудан һәркем күтәренке рухта, аралашып, очрашып, туганлыкның кадереп белеп яшәргә кирәк дип таралыштылар.
Галиев Айсаф Айдар улы истәлегенә багышланган милли көрәш турниры
Мишә авыл җирлегендәге "Нарат" боз сараенда чәчәк бакчасы
Курсабаш авыл китапханәсендә совет язучысы, сценарист һәм драматург Анатолий Георгиевич Алексинның тууына 100 ел тулуга багышланган "В стране веселого детства" исемле әдәби сәгать үткәрелде.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау
Халыкара светофор көнендә, район балалар китапханәсендә укучылар өчен «Безнең Светофор дустыбыз»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Якташ язучыларның китапларына ихтыяҗ зур һәм алар һәрвакытта да кешеләрнең йөрәкләрендә җанлы урын таба. Районыбыз язучы-шагыйрьләренең исемнәрен популярлаштыру максатыннан 5 августта Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Танылган якташ-язучылар"дигән танып-белү сәгате үткәрелде.
Кич утырулар-безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Чарада катнашучылар кич белән Муллаяновлар капкасы төбенә күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй эчкәндә балачагыбызны рәхәтләнеп искә алдык, яшь чакта хезмәт көненнән соң утыруларга килүләребезне сөйләдек.