Медицина җәмәгатьчелеге сәламәт яшәү рәвеше йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалауның нигезе булып тора дигән фикердә бердәм. СЯР дөрес туклануны, җитәрлек физик активлыкны, йогышлы булмаган авыруларны вакытында ачыклау максатыннан профилактик тикшеренүләр үткәрүне, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуны күздә тота.
Йөрәк һәм кан тамырлары өчен иң начар куркынычлар исәбенә нәселдәнлек факторы, шулай ук тәмәке тарту, алкоголь куллану, физик активлыкның түбән булуы, симерү һәм шикәр чире керә.
Диспансеризация һәм һөнәри караулар узуның мөһимлегенә аерым тукталасы килә. Еш кына йөрәк-кан тамырлары авырулары яшерен уза. Шуңа күрә аларны иртә стадиядә ел саен участок табибына актив килеп кенә ачыкларга мөмкин.