3 январь көнне Туктар авылы клубы мөдире китапханә мөдире белән берлектә балалар өчен "Яңа ел могҗизалары" дип исемләнгән бәйршм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәмдә уеннар, конкурслар уздырылды. Барлык кунаклар һәм катнашучылар бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле һәм дәртле булды. Барлык балалар да актив катнаштылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм, әлбәттә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Ә Кыш бабай белән Кар кызы иң изге теләкләрен теләп күчтәнәчләр өләштеләр. Китапханәче "Әдәби алан" проектында катнашучы балаларны билгеләп аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук кичә барышында Яңа Ел лотереясе уйнатылды.