"Танылган якташ-язучылар" танып белү сәгате

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Якташ язучыларның китапларына ихтыяҗ зур һәм алар һәрвакытта да кешеләрнең йөрәкләрендә җанлы урын таба. Районыбыз язучы-шагыйрьләренең исемнәрен популярлаштыру максатыннан 5 августта Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Танылган якташ-язучылар"дигән танып-белү сәгате үткәрелде.

Чара китапларга күзәтү белән башланып китте, китапханәче шулай ук авылдашы Замира Сәмигуллина иҗаты турында сөйләде. Чара барышында яшь укучылар язучының дуслары һәм үзара мөнәсәбәтләре турында хикәяләр язарга яратуын белделәр. Аннары аның "Кемнәр исән, кемнәр юк икән" хикәясен кызыксынып укыдылар, чөнки хикәяләрдә балалар үзләренең туганнарын, танышларын, күршеләрен таптылар. Шулай ук И. Р. Гыймаеваның шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде, анда балалар З. Г. Шәйхетдинов, И. М. Газизҗанов, И. Р. Гыймаева, Р. Б. Имамиева һ. б. китаплары белән очраша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International