"В стране веселого детства" әдәби сәгать

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Курсабаш авыл китапханәсендә совет язучысы, сценарист һәм драматург Анатолий Георгиевич Алексинның тууына 100 ел тулуга багышланган "В стране веселого детства" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аның кечкенә чагында ук беренче шигырьләрен һәм хикәяләрен яза башлаганын, язучының күп кенә әсәрләре буенча фильмнар һәм спектакльләр иҗат ителгәнен белделәр. Аннары автор әсәрләре буенча күңелле сәяхәт ясадык. Очрашу азагында А.Алексинның "в стране вечных каникул"әкиятеннән өзекләр укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International