«Капка төбендә кич белән» кичке утырулар

2024 елның 6 августы, сишәмбе

Кич утырулар-безгә нәселдән килгән халык традицияләренең берсе. Чарада катнашучылар кич белән Муллаяновлар капкасы төбенә күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар көндәлек тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй эчкәндә балачагыбызны рәхәтләнеп искә алдык, яшь чакта хезмәт көненнән соң утыруларга килүләребезне сөйләдек.

Чара барышында китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады, анда яңа китаплар тәкъдим ителде.

Саф һавада кунаклар өлкәннәр өчен китаплар һәм журналлар белән таныштылар,уку өчен китаплар сайладылар. Кичә барысына да ошады, уңай хис-кичерешләр белән таралыштык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International