Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Матбугат круизы» исемле вакытлы матбугатка күзәтү үткәрделәр. Китапханәче китапханәгә килә торган журналлар һәм газеталар тупланмалары белән таныштырды. Шулай ук газета, журнал, мәкалә, искәрмә, журналист, вакытлы матбугат кебек төшенчәләрне аңлатып узды.
7 август көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар тарафыннан сәйләннән беләзекләр ясалды.
Татарстанда Миңгәр авылында яшәүчеләр һәм кунаклар смартфонда 100 Мбит/с кадәр мәгълүмат йөкли алды.Мегафон LTE стандартының база станциясен урнаштырды. Биредә билбау көрәше буенча дөнья турниры финалы уза.
Районның авыл хуҗалыгы предприятияләре арасында территорияләрне төзекләндерү
Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе биләмәсендә ПМК мелиорациясе тарафыннан спорт мәйданчыгында эш төгәлләнеп килә.
Мәдәният йорты-барыннан да элек рухи үсеш һәм ял итү урыны. Аның тышкы һәм эчке күренеше кешеләрнең ялын оештыруда зур әһәмияткә ия. Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре иртә яздан башлап мәдәният йорты янында төрле чәчәкләр үстерәләр. Кыш көне бу чәчәкләр тәрәзә төбендә урын алалар һәм матурлык бүләк итүләрен дәвам итәләр.
2024 елның 8 августы 00.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 8 августында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән: - төнлә һәм иртән томан булырга;
- көндез һәм кич секундына 15-18 м/с кыска вакытлы җилле яңгыр яварга мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарга янгын куркынычы фаразы
2024 елның 8 августында урыны белән урманнарның 3 классы янгын куркынычы саклана.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена Мәскәү шәһәреннән кунаклар килде. Аларга музей буенча эчтәлекле, мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Кунаклар мәдрәсә бинасының макеты, шулай ук бай тарихка ия булган кайбер экспонатлар белән сокландылар.