«Матбугат круизы» вакытлы матбугатка күзәтү

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Матбугат круизы» исемле вакытлы матбугатка күзәтү үткәрделәр. Китапханәче  китапханәгә килә торган  журналлар һәм газеталар тупланмалары белән таныштырды. Шулай ук газета, журнал, мәкалә, искәрмә, журналист, вакытлы матбугат кебек төшенчәләрне аңлатып узды.

 Вакытлы матбугатны укыган кеше белемле, соңгы вакыйгалардан хәбәрдар була. Китапханәче балаларны «Сабантуй», «Салават күпере», «Ёжик», «Веселые уроки» журналлары, һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы  белән таныштырды. Андагы төрледән-төрле биремнәрне балалар кызыксынып чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International