ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Бүгенге балалар социаль челтәрләрдән ышанычлы файдалана. Шуңа күрә аларга интернет — белем өчен куәтле корал гына түгел, ә ул күп кенә күңелсез көтелмәгән хәлләр дә китереп чыгарырга мөмкин икәнлеге турында вакытында сөйләү мөһим. Интернеттан зыян яки файда-сорау кешелекне ул барлыкка килгән вакытлардан бирле кызыксындыра. Кемдер интернет — файда гына, икенчеләре — зыян, дип раслый.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

9 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, балалар өчен «Китап сөючеләр иленә сәяхәт»интеллектуаль уены үткәрделәр. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Олы Кибәче авылының "Фәнил" мәчете декоратив утлар белән бизәлде. Моңа Гәрәев Зөфәр Фәнил улы спонсорлык итте. Мәчет хәзер ерактан авылга ямь биреп тора.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Табигать “аптекасы”

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

9 августта Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган  балалар төркеме өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия үткәрелде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Узган җомгада Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда актив катнашты. Ярышларның күпләр өчен уңышлар белән тәмамлануы да сөендерә. Айзилә Халикова армспорт буенча ярышта 2 нче, 800 метрга йөгерүдә Эльмира Вәлиева беренче урынга лаек булды. "Шәһәрчекләр" ярышында Гөлдания Шаһиева - 2 урын, шулай ук Илгизәр Гатауллин пневматик винтовкадан атуда 2 урын алды. Пляж волейболында да безнең кызлар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Алинә Давытова һәм Илүзә Баһманова уйнаган команда 3 нче урынны алды.

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе, мәчетнең имам-хатыйбы Габрахман хәзрәтнең оныклары һәрчак көтеп алынган кунак.  Хәзрәтнең оныгы Илдус абый балаларын, оныкларын авыл, мәдрәсә тарихы белән таныштыру максатыннан алып килгән иде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Илдус абый музейга  Габдрахман хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсен, Кәмәрия абыстайның сакланып калган әйберләрен, фотографияләрен бүләк итеп тапшырды, хәтерләрендә сакланган истәлекләре белән бүлеште.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә физкультурачылар көненә багышлап футбол ярышы оештырылды. Ярышта 3 команда катнашты. Командалар авыл җирлеге башлыгының дипломнары һәм баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы сенаж әзерләү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә берьеллык үләннән 7000 тонна, күпьеллык үләннән 3100 тонна сенаж әзерләнгән. Бу сусыл азык белән 4 траншея тутырылган.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International