" Бөтендөнья челтәре. Файда һәм зыян"

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүгенге балалар социаль челтәрләрдән ышанычлы файдалана. Шуңа күрә аларга интернет — белем өчен куәтле корал гына түгел, ә ул күп кенә күңелсез көтелмәгән хәлләр дә китереп чыгарырга мөмкин икәнлеге турында вакытында сөйләү мөһим. Интернеттан зыян яки файда-сорау кешелекне ул барлыкка килгән вакытлардан бирле кызыксындыра. Кемдер интернет — файда гына, икенчеләре — зыян, дип раслый.

10 августта Сабабаш авыл клубында балалар өчен " Бөтендөнья челтәре. Файда һәм зыян"дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарада мәдәният хезмәткәре балаларга интернетның уңай һәм тискәре якларын сөйләде, мәсәлән, интернетта күп кызыклы һәм файдалы, начар һәм файдасыз нәрсәләр табып булуы, компьютер артында озак утыруның зарарлы булуы турында сөйләде. Балалар хикәяне тыңладылар һәм үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар. Әлбәттә, интернет йогынтысының һәркем өчен үзенең уңай һәм тискәре яклары бар, шулай да безнең дөнья тулысынча компьютерлаштырылган булуын исәпкә алып, бөтендөнья челтәреннән башка да эшләү шактый катлаулы. Интернет кешелек өчен зур файда китерә. Шулай да, алынган мәгълүматлар һәм челтәргә керү кешегә зыян китермәсен өчен чама хисе булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International