ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы сенаж әзерләү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә берьеллык үләннән 7000 тонна, күпьеллык үләннән 3100 тонна сенаж әзерләнгән. Бу сусыл азык белән 4 траншея тутырылган.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Кукмарадан кунаклар кабул итте. Алар өчен музей буйлап экскурсия оештырылды, кунаклар «Саба урманчылыгының хайваннар дөньясы» бүлеге экспонатларына аерым игътибар бирделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә 10 урында ДРЛ лампалы урам утлары светодиодлы лампаларга алыштырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 152 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы исәптә тора. Саба муниципаль районы буенча техник карау инспекторы Ибрагимов И.Н. шушы техникаларга еллык карау уздырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Курсабаш авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм елгаларны чистарту эшләре тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегенә караган Сүлә авылында, урам уты лампалары  светодиод яктырткычларга алыштырылды. Эшне Балтач районының  "Энергоресурс" ААҖ башкарды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авыл клубында кино карау үткәрелде. Авыл халкы, балалар бик теләп кино карадылар, аралыштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Сүлә авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм елгаларны чистарту эшләре тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

“Курсабаш” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

   11 август көнне «Сабинка» елгасы яр буенда, «Алдынгылар хәрәкәтене»нең милли рухтагы «БиЮ» дип исемләнгән яшүсмерләр күңел ачу кичәсе булып узды. Биредә 200дән артык укучы яшьләр һәм Казаннан оештыручыларның зур командасы җыелган иде. Чарага килүчеләрне диджей-сетлар, бадминтон буенча турнир, мастер-класслар һәм төрле команда уеннары көтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International