«Алдынгылар хәрәкәтене»нең милли рухтагы «БиЮ» кичәсе

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

   11 август көнне «Сабинка» елгасы яр буенда, «Алдынгылар хәрәкәтене»нең милли рухтагы «БиЮ» дип исемләнгән яшүсмерләр күңел ачу кичәсе булып узды. Биредә 200дән артык укучы яшьләр һәм Казаннан оештыручыларның зур командасы җыелган иде. Чарага килүчеләрне диджей-сетлар, бадминтон буенча турнир, мастер-класслар һәм төрле команда уеннары көтте.

   Кичәнең төп вакыйгасы булып, агымдагы елда «Диджеинг» курсларын узган яшүсмерләрнең чыгышлары булды. Яшь диджейлар үзләренең әзерләгән сетларын милли мотивлар белән бизәп һәм баетып халыкка тәкъдим иттеләр. Турнирлар һәм мастер-класслардан тыш, төрле батллар, заманча яшьләргә кызыклы станцияләр эшләде.

   Балалар бу кичтә бергә күңел ачтылар һәм  мәйдәндагы иң шәп трекларга кушылып биеделәр! Кичәдә гадәти булмаган атмосфера хөкем сөрде, анда барысы да бер бию дулкынында иделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International