Музейда экскурсияләр

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе, мәчетнең имам-хатыйбы Габрахман хәзрәтнең оныклары һәрчак көтеп алынган кунак.  Хәзрәтнең оныгы Илдус абый балаларын, оныкларын авыл, мәдрәсә тарихы белән таныштыру максатыннан алып килгән иде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Илдус абый музейга  Габдрахман хәзрәтнең нәсел шәҗәрәсен, Кәмәрия абыстайның сакланып калган әйберләрен, фотографияләрен бүләк итеп тапшырды, хәтерләрендә сакланган истәлекләре белән бүлеште

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International