ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Мавыктыргыч мастер-класслар.

Тэги: саба шәһәр җирлеге

Югары Шытсу авылыннан Шарифуллиннар гаиләсе Болгар шәһәрендә булып узган фестивальдә катнашып, лаурет дипломына ия булдылар. Котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Шекше авылы мәчетендә вәгазь кичәсе

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәктәп территориясе матур чәчәкләр белән бизәлгән. Бакчада төрлек чәчәкләр утыртылган. Әлеге эш зур тырышлык сорый.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

16 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Явлаштау мәдәният йорты белән берлектә, Сабабаш авыл мәдәният йорты һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан балалар төркеме өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия үткәрделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Шекше мәдәният йорты "Бөрлегән" фольклор коллективы "Үрнәк үзешчән коллектив" исемен алды

 

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авылында спорт мәйданчыгы төзелеше тәмам

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International