ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Казан дәүләт аграр университетының  Агробиотехпаркында «АгроНТРИ - 2024» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Җиңүчеләр арасында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәре Илгизәр Гатауллинның кызы Гөлфия Гатауллина да бар. Гөлфия әлеге бәйгенең “АгроКосмос” юнәлешендә җиңүче булды. Чын күңелдән тәбрик итәбез.

28 нче август көнне “Ямьле Саба» яр буенда Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби алан”-“Тукайлы җәй 2024” проектын йомгаклау чарасы үткәрделәр. Китапханәчеләр китап сөюче дусларыбызга “Ямьле Саба» яр буенча Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мавыктыргыч квест уен әзерләделәр. Квест Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәдән башланып китте, балалар биремнәрне үтәп яр буена төштеләр. Зур серле күперне, балалар әкияти викторина сорауларына җавап табып, тиз генә уздылар. Яр буенда Зөһрә кызга ярдәм итеп, Су кызы белән татар халык уеннарын уйнап, маршрутны дәвам иттеләр. Убырлы карчыкларга да балалар сынатмадылар, бик тиз җавап бирделәр. Инде соңгы ноктага юл тотканда, пират та үзенең биремнәре белән балаларны тикшереп карады. Соңгы ноктада тылсым кызы балаларны каршы алып, “Бу Тукайның кайсы әкиятеннән” уенын уйнатты. Балалар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара балаларны истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хаты тапшыру белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 28нче август көнне Саба гимназиясе базасында физик тәрбия укытучыларының һәм өстәмә белем бирү педагогларының методик берләшмә  утырышы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

27 август көнне район мәдәният йорты каршында “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Олы Кибәче авыл җирлегенә кергән авыл клублары һәм китапханәсе мөдирләре (Хадиулина Г.Р; Хөснетдинов А.И; Шарафеева Г.М; Фатихова Г.Р)һәм Олы Кибәче авыл клубы каршында эшләп килүче “Сәрбиназ” фольклор коллективы “Тарихларда язмыш”дигән чарада катнашып,Олы Кибәче авылының “Зөлһиҗҗә” чишмәсе буенда ТР Диния назәрәте Аксакаллар Шурасын каршы алдылар. Килгән кунаклар авыл тарихына нигез салынган чишмә янында булдылар һәм авылның беренче кешесе булган Үбрәм бабай каберлеген зиярәт кылдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

27 августта Яңа Мичән авыл китапханәсендә «Балалар журналлары дөньясында» дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны китапханә алдыра торган журналлар белән таныштырды. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар өчен журнал битләрендә күпме файдалы һәм мавыктыргыч, күңелле һәм гыйбрәтле нәрсәләр басылган! Балалар «Саша һәм Маша», «Ёжик», «Сабантуй», «Салават күпере»ннән табышмаклар һәм шигырьләр эзләделәр. Әгәр журналны алсаң, анда өстәл уены да, дусларың белән бергә космоста да, диңгез сәяхәтендә дә, ерак илләрдә дә булырга, дусларыңны бәладән коткарырга, матур чәчәкләр җыярга һәм буш вакытыңны файдалы итеп уздырырга мөмкин икән.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа китап белән очрашу-ул һәрвакыт кызыклы һәм гыйбрәтле. Китапханәдәге яңа китаплар - ул һәрвакыт кечкенә бәйрәм! Хәзерге вакытта китаплар сайлап алу зур һәм һәр укучының аларның иң кызыклы китапларын уку мөмкинлеге бар. Чөнки китап-ул Бөек хәзинә, белем һәм зирәклек чыганагы. Ул яңа офыкларны ача, яхшылыкка һәм кызгануга өйрәтә. Теләсә кайсы жанрдагы һәм юнәлештәге һәр укылган китап уйлану өчен азык бирә. 26 август көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә «Яңа китаплар»исемле яңа китаплар көне үткәрелде. Китапханәче укучыларны китапханә фондына яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Китапханәче кайбер әсәрләргә кыскача күзәтү ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Явлаштау авыл китапханәсе китап бирү пунктында балалар өчен «Эскәмиядә китап белән» дигән кызыклы әдәби очрашу үткәрде.

 

Балалар Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш әсәрләрендәге  яраткан геройлары белән бергә Маҗара дөньясына юл тоттылар һәм укыган китаплары турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Балалар «Әдәби геройлар илендә» викторинасында катнаштылар, китаплар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Алар шулай ук табышмакларны чиштеләр һәм «Шигырьне дәвам ит» һәм «Бер сүз белән әйт» уеннарын уйнадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 «Җәйге китапханә -  2024» проекты кысаларында 26 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе "Тукайлы җәй" исемле  әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның «Туган авыл» шигырен укыдылар һәм туган авылын дәфтәрләрдә сурәтләделәр. Аннары балалар Г.Тукайның «Бәхет» әсәре буенча сорауларга җавап бирделәр һәм җавапларны яздылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Җәй бик шәп чор, әйтерсең балалар йөгерсен , сикерсен һәм күңел ачсын өчен махсус булдырылган. Хәрәкәтчән уеннарны балалар аеруча ярата. 28 август көнне Югары Симет мәдәният йортының ачык мәйданчыгында "Безгә бүген күңелле !» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International