«Балалар журналлары дөньясында» вакытлы матбугат сәгате

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

27 августта Яңа Мичән авыл китапханәсендә «Балалар журналлары дөньясында» дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны китапханә алдыра торган журналлар белән таныштырды. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар өчен журнал битләрендә күпме файдалы һәм мавыктыргыч, күңелле һәм гыйбрәтле нәрсәләр басылган! Балалар «Саша һәм Маша», «Ёжик», «Сабантуй», «Салават күпере»ннән табышмаклар һәм шигырьләр эзләделәр. Әгәр журналны алсаң, анда өстәл уены да, дусларың белән бергә космоста да, диңгез сәяхәтендә дә, ерак илләрдә дә булырга, дусларыңны бәладән коткарырга, матур чәчәкләр җыярга һәм буш вакытыңны файдалы итеп уздырырга мөмкин икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International