"Безгә бүген күңелле !”

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Җәй бик шәп чор, әйтерсең балалар йөгерсен , сикерсен һәм күңел ачсын өчен махсус булдырылган. Хәрәкәтчән уеннарны балалар аеруча ярата. 28 август көнне Югары Симет мәдәният йортының ачык мәйданчыгында "Безгә бүген күңелле !» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде. Программа бик күп күңелле конкурслар, табышмаклар һәм уеннар белән тулы иде, алар бер баланы да битараф калдырмады. Барысы да актив һәм шат күңелле иде. Коллективны берләштерү өчен уеннар уйнадылар, шулай ук күз үлчәмнәрен үстерүгә, координацияләүгә, җитезлеккә, ритмиклыкка, хәрәкәтләрне килештерүгә ярдәм итүче туп белән уеннарда катнаштылар . Чара күңелле узды һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Программа ахырында  актив катнашулар өчен татлы призлар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International