Әдәби алан”-“Тукайлы җәй 2024

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

28 нче август көнне “Ямьле Саба» яр буенда Саба район китапханәсе хезмәткәрләре “Әдәби алан”-“Тукайлы җәй 2024” проектын йомгаклау чарасы үткәрделәр. Китапханәчеләр китап сөюче дусларыбызга “Ямьле Саба» яр буенча Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган мавыктыргыч квест уен әзерләделәр. Квест Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханәдән башланып китте, балалар биремнәрне үтәп яр буена төштеләр. Зур серле күперне, балалар әкияти викторина сорауларына җавап табып, тиз генә уздылар. Яр буенда Зөһрә кызга ярдәм итеп, Су кызы белән татар халык уеннарын уйнап, маршрутны дәвам иттеләр. Убырлы карчыкларга да балалар сынатмадылар, бик тиз җавап бирделәр. Инде соңгы ноктага юл тотканда, пират та үзенең биремнәре белән балаларны тикшереп карады. Соңгы ноктада тылсым кызы балаларны каршы алып, “Бу Тукайның кайсы әкиятеннән” уенын уйнатты. Балалар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара балаларны истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хаты тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International