Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Югары Шытсу авылыннан кунаклар килде. Алар өчен музей буйлап күңелле генә экскурсия оештырылды, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аннары музейның өченче бүлеге белән танышу өчен икенче катка менделәр. “Хайваннар дөньясы” бүлеге аларда аеруча соклану һәм гаҗәпләнү хисләрен уятты.
Республика көненә багышлап Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар арасында велосипед ярышы оештырылды. Ярышта Мөхәммәтшин Сәид җиңүче булды. Катнашучыларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Түбән Шытсу авыл җирлегендә чүп үләннәрен чабу эше башкарылды.
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Түбән Шытсу төп мәктәбе ныклап әзерләнгән күргәзмә тәкъдим итте. Күргзәмәдә шулай ук Мөхетдиновлар гаиләсенең кул эшләнмәләре, ирешкән уңышлары күрсәтелде.
30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелегенең тууын — Республика оешу көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда җөмһүрият Югары Шурасы Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итте.
29 нчы август конне Ике Басу Арташ мәдәният йортында "Дуслар җыелган җирдә" дигән исем астында бәйрәм концерты узды. Концертны Мишәбаш, Тимершык, Югары Симет, Иске Мичән, Ике Басу Арташ һәм Иләбәр мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Алар тамашачыларга үзләренең җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында Фәттахова Р.К. балалар белән "Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өчен иң мөһим шарт - уяулык" темасына сыйныф сәгате уздырды..
Укытучы балалар белән террорчыларның һәм экстремистларның кем булуы, террорлык актларының нәрсә икәнлеге, терроризмга һәм экстремизмга каршы нинди чаралар булуы турында сөйләште.
"Симет" ҖЧҖ пай җире булган гражданнарга ашлык өләште. Бер пай җиренә ике центнер исәбеннән бодай бирелде.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
00 сәгатьтән. 08 сәгатькә кадәр. 2024 елның 3 сентябре
3 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
2024 елның 29 августында «Сәләтле балалар өчен урта мәктәп-интернат» базасында мәктәп китапханәчеләренең секция утырышы узды.
2 сентябрь көнне Шекше төп мәктәбендә белем бәйрәме узды. 1 нче сыйныфка 12 укучы керде.