ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

     Мишәбаш авылында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау  эшләре бара.

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Кондиционер урнаштыру эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме билгеләп үтелде. Быелгы уку елында мәктәптә 81 укучы белем алачак. Беренче сыйныфка укырга 9 бала керде. Барлык укучыларга һәм укытучыларга да уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында яшәүче Хайруллиннар хуҗалыгы "Чәчәкле Саба-2024" конкурсында 3 нче урынга лаек булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2 сентябрь көнне ПМК эшчеләре Сатыш авылы мәдрәсә музеенда төзекләндерү эшләре алып бардылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә белем көне билгеләп үтелде. Яңа уку елында мәктәптә барлыгы 54 бала белем һәм тәрбия алачак. Тәүге мәртәбә мәктәп ишекләрен 4 бала ачып керде. Укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны "Сабыгаз" оешмасы җитәкчесе Мөхетдинов И.И., "СХП Шытсу" авыл хуҗалыгы җитәкчесе Галлямов Ф.Ф., авыл җирлеге башлыгы котлады.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районы мәктәбе укучылары кунак булды. Музей территориясенә кергәндә үк, балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул истәлекле бүләк булып тора. Аларга музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде һәм аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә дәртләндереп җибәрде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Түбән Шытсу авылында территория корган агачлардан, чүп үләннәреннән арындырылды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Бүген районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елына старт бирелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Түбән Шытсуда арендалы торак төзелеше башланды. ПМК-159 ҖЧҖ фундамент эшләрен башлады.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International