2 сентябрь көнне Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.Быел беренче сыйныфка 4 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары , авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртеклеләрне җыю эшләре ахырына якынлаша.
Явлаштау командасы егетләре Яңа Кенәр авылы мәчете мәхәлләсе тарафыннан оештырылган спорт ярышларында 1 урынга лаек булды.Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз .
Түбән Шытсуда дәүләт программасы буенча торак йортлар төзү тәмамланып килә. Бүгенге көндә эчке эшләр алып барыла. "ПМК-159"ҖЧҖ подряд оешмасы.
3 сентябрь көнне Лесхоз интернат-йортында, "Экстремизмга-юк!" декаднигы кысаларында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән Бесланда һәлак булганнар истәлегенә «Шәмнәр кабызыгыз» акциясе үткәрделәр.
30 нчы август көнне без Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәбез. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Безнең кече Ватаныбыз — Татарстан» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара барышында Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре — Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар, аның барышында Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар, туган якны өйрәнү өлкәсендә булган белемнәрен тулыландырдылар.
2024 елның 2 сентябрендә Байлар Сабасы 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасында бәйрәм-шоу – балалар бакчасының 10 еллыгы узды.
Ел саен 30 августта Татарстан Республикасының барлык халкы иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан 29 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире Язлы Арташ авыл клубында (китап бирү пунктында) «Чәчәк ат, минем Татарстаным» дигән әдәби кроссворд үткәрде. Чара барышында Татарстанның хәзерге тормышы һәм тарихи үткәне, төп символлары, туган ягыбызның матурлыгы һәм табигый байлыгы, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Аннары балалар бергәләп кроссворд сорауларына җавап бирделәр, ә аларга җавап бирергә «Минем Республика – Татарстан» китап күргәзмәсе ярдәм итте.
Татарстан Республикасы көне — милләтенә, диненә һәм мәдәниятенә карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме. Бу көнгә Шәмәрдән авыл китапханәсендә «По страницам шагая, о крае много узнаешь» дигән күргәзмә-экскурсия оештырылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы турында, аның тарихы, символлары, күпмилләтле мәдәнияте һәм халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләүче төрле китаплар тәкъдим ителде.