ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ралли-кросс буенча Россия Чемпионаты Кубогы Беренчелеге 5 этап

«Планетаның оҗмах почмагы!»

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

«Эллуки»балалар бакчасы территориясендә көзге экскурсия

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.

    2024 елның 10 сентябрендә 10 сәгать 00 минуттан Татарстан Республикасы Прокуроры Суяргулов А.З. Арча районы прокуратурасы бинасында - Арча, Теләче, Биектау, Балтач, Кукмара, Саба һәм Әтнә районнарында яшәүчеләрне кабул итәчәк.    

    Кабул итүгә 8 (84362) 2-33-80, 2-48-12 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

1 сентябрь көнне Тимершык авылының Киров урамында яшәүче халык, китапханәче белән берлектә, "Уңыш - 2024" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Алар әлеге көзге уңыш бәйрәменә бакчада үстерелгән яшелчәләрдән төрле әкият геройлары ясап күргәзмә эшләп куйдылар. Күргәзмәгә шулай ук, төрле яшелчә, җиләк - җимешләр , кышка саклау өчен әзерләнгән банкага ябылган ризыклар куелды.Бәйрәм барышында яшелчәләр турында төрле җырлар , шигырьләр башкардылар. Яшелчәләрнең күбесе Кашипова Тәскирә  бакчасында  үстерелгән муллык иде. Әлеге күңелле бәйрәм чарасы күршеләр белән җыелышып тәмле бәлеш белән сыйланып тәмамланды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Беркадәр вакыт элек безнең  лексиконга, кызганычка каршы, "Экстремизм", "Терроризм"кебек куркыныч сүзләр килеп керде. Бу төшенчәләр артында нәрсә яшерелгәнен хәзер инде һәр бала белә. Ләкин бу сүзләрне барысы да дөрес аңламый икән. Кызганычка каршы, балалар күбесе бу сорауга җавапны белми.

"Экстремизм" һәм "Терроризм" ның нәрсә икәнен һәм аларның хәзерге җәмгыять өчен нинди куркыныч тудыруын бергәләп ачыклау өчен,  Саба балалар сәнгать мәктәбе  укучылары белән берлектә "Террорчылыкка каршы" айлык  кысаларында бию бүлеге укучылары белән "Экстремизм - заман проблемасы"дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрделәр.

Мөбарәкҗанова Альбина Зөфәр кызы һәм Гарипова Гүзәл Марат кызы "Экстремизм", "Терроризм"," Толерантлык", "Эмпатия " кебек төшенчәләрне аңлатырга тырыштылар. Укучылар әлеге тема буенча презентация белән таныштылар. Укучыларга дөрес юл сайларга ярдәм итә торган белешмәләр тапшырылды.  Ахырдан укучылар белән флешмоб оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

04 сентябрьдә Олы Нырты авыл җирлегенең халык җыены булып узды.Җыенда Саба муниципаль районы башлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгыш ясады. Халыктан тәкъдимнәр һәм теләкләр җыю өчен "Бердәм Россия" мобиль агитация бригадасы да килде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Ләйсән»балалар бакчасында Белем көне

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Беренче сентябрь барлык балаларда да диярлек уку елы башлану белән ассоциацияләнә. 3 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә балалар өчен "Тылсымлы Белем иле"дигән темага рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар мәктәптә беренче көннең нинди булуын ясарга тиеш иде. Боларның барысын да кәгазь битендә тапшырырга һәм үз рәсемеңә исем бирергә кирәк иде. Конкурс бәйрәмчә, шатлыклы атмосфера тудырды, рәсемнәр бик якты һәм кызыклы килеп чыкты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International