Көз-ул әкияттәге алтын яфраклары коелу чоры гына түгел, мул, өлгергән уңыш җыеп алырга вакыт. Менә Сабаның 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасы балалары да уен формасында якыннан танышырга, уңышның нәрсә икәнен, түтәлләрдә нинди яшелчәләр үсүен, аларны чи һәм пешерелгән килеш тә ашарга мөмкин булуын күзаллауларын киңәйтергә тырыштылар. Бакча территориясе буйлап сәяхәт иткәндә алар әйләнә-тирәлек турында яңа белемнәр алдылар, табигатьтәге көзге үзгәрешләрне ачык күрделәр. Экскурсия балаларга бик кызыклы һәм эмоциональ килеп чыкты. Көзге көннәрдә генә экскурсияләр чын-чынлап күңелле һәм якты була икән!