1 сентябрь көнне Тимершык авылының Киров урамында яшәүче халык, китапханәче белән берлектә, "Уңыш - 2024" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Алар әлеге көзге уңыш бәйрәменә бакчада үстерелгән яшелчәләрдән төрле әкият геройлары ясап күргәзмә эшләп куйдылар. Күргәзмәгә шулай ук, төрле яшелчә, җиләк - җимешләр , кышка саклау өчен әзерләнгән банкага ябылган ризыклар куелды.Бәйрәм барышында яшелчәләр турында төрле җырлар , шигырьләр башкардылар. Яшелчәләрнең күбесе Кашипова Тәскирә бакчасында үстерелгән муллык иде. Әлеге күңелле бәйрәм чарасы күршеләр белән җыелышып тәмле бәлеш белән сыйланып тәмамланды.