Кадерле ата-аналар балаларыгызның нәрсә белән шөгыльләнүен игътибар белән карагыз.
Үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш бухгалтеры Алсу Мингараева “Бухгалтерлык хисабының нигезләре” программасы буенча белемнәрне күтәрү курсларында укып кайтты. Биш көнлек укулар барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Бюджетны планлаштыру һәм фаразлау нигезләре, бюджет (бухгалтерлык) исәбен норматив – хокукый җайга салу һәм бюджет өлкәсе оешмаларында хисаплылык төзү тәртибе өйрәнелде. Шулай ук тәкъдим ителгән проект мисалында практик эш тә башкарылды.
“Экстремизмга - Юк!” айлыгы кысаларында Юлбат төп мәктәбе укучылары белән “Спорт экстремизмга каршы” исеме астында спорт чарасы үткәрелде. Чараның максаты - яшьләрне спортка җәлеп итүнең мөһимлеген нигезләү, сәламәт яшәү рәвешен һәм конфликтсыз тәртип культурасын пропагандалау. Ярыш вакытында укучылар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, шулай ук бер-берсенә дустанә мөнәсәбәттә булуларын күрсәттеләр.
17 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Балкыш социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен үзешчән сәнгать белән берлектә «Очрашу мизгеле күңелле» концертын үткәрделәр.
Шәмәрдән авылында юл билгеләрен урнаштыру һәм ремонтлау эшләре алып барыла.
16 сентябрь көнне Кызыл Мишә авыл китапханәсендә интернат-мәктәп укучылары өчен «Китап остаханәсе» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар бик теләп һәм зур җаваплылык белән китапларны реставрацияләүдә катнаштылар: тышлыкларын ябыштырдылар, бөгелгән битләрен төзәттеләр, ертылган битләренә кәгазь ябыштырдылар. Балалар өчен мондый чаралар - уен да, хезмәт тә, яңа белем дә. Китаплар төзекләндерү белән шөгыльләнеп, алар чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыгып киттеләр. Балалар эш барышында үз эшләренең мөһимлеген сизделәр, үзләре дә: китапларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр!
Явлаштау авыл китапханәсе «Ак калфак» клуб берләшмәсе белән берлектә шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Шәүкәт Гаделшевич Сибгатуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен рәхәтләнеп укыдылар, тирән һәм күңелгә үтеп керә торган әсәрләрдән ләззәт алдылар. Шулай ук Татарстан радиосы әзерләгән "Газиз тавышлар. Язмышымның дарьясы: Казан-Төмән арасы" дип исемләнгән радиотапшыру тыңладылар.
Кичә азагында клуб әгъзалары Төмәннең «Яңарыш» газетасы оештырган викторина сорауларына җаваплар әзерләделәр.
18нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Тукай” паркында “Шоколад” балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбызга “Китаплар төрле була” дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате уздырдылар. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырдылар. Чара ахырында бергәләп китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Шәмәрдән авылында юл эшләре алып барыла.
2024 нче елның 14 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә ачык судомодельләштерү спорты беренчелеге узды.