ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, җылыту радиаторларын демонтажлау, шулай ук гидравлик платформаны көйләү эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17 һәм 18 нче сентябрь көннәрендә  3(8) кл., 4(8) кл., 3(5) кл. рәсем сәнгате бүлеге укучылары өчен (укытучысы Мифтахова Ф.И.) "Безнең иминлек кагыйдәләре" исеме астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында дәресләрдә куркынычсызлык техникасы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктажлар яңгырады.

Тэги: Мәдәният бүлеге

18 сентябрьдә «Саба балалар сәнгать мәктәбе»нә яңа укырга кергән беренче сыйныф укучыларына багышланган бик матур вакыйга булды. Чараны скрипка классы буенча укытучы Вәлиева Д. Р. һәм вокал буенча укытучы Дәүлиева Г. Р. үткәрде.

Бу яшь музыкант тормышында мөһим этапны билгеләп үтүче һәм аның мәгариф һәм сәнгать дөньясына керүенең символы булган үзенчәлекле тантана. Беренче сыйныф укучыларына багышлау традициясенең күпьеллык тарихы бар. Кайбер уку йортларында багышлау тантаналы рәвештә уза, икенчеләрендә — бу балалар өчен дәресләрнең беренче көнендә үткәрелә торган махсус чара. Әлеге чара балага үзен коллективның бер өлеше итеп тоярга, уку эшчәнлегенең әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба муниципаль районының "Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп- интернаты" яшь укытучылары Мирзагаләмова Диләрә һәм Сәүбанова Рамиля, бүген Балтач районында, урта һәм урта һөнәри белем бирү учрежденияләре педагоглары өчен оештырылган түгәрәк өстәлдә катнаштылар. 

16  сентябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, Саба  үзәк  хастаханәсенең Лесхоз амбулаториясеннән табиб  Хәеров  Мөнир  Солтанбәк  улы күзәтчелегендә, хастаханә  хезмәткәрләре социаль  хезмәт  алучыларны совигрипп вакцинасы белән иммунизацияләделәр. Процедура  алдыннан   һәр  кеше   табиб  тикшерүе  үтте.

         Бу  вакцинация   грипптан  профилактика  максатыннан  үткәрелде. Вакцинациядән  сон , социаль  хезмәт  алучыларда бернинди  тискәре  нәтиҗәләр   дә  ачыкланмады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районының "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр кунак булды. Экскурсия барышында алар бик кызыксынып авыл өе почмагын карап, үзләренең балачагын искә төшерделәр. Алар үскән чорда әби-бабалары бу көнкүреш әйберләрен кулланганнарын искә алып, хәтирәләре белән бүлештеләр.  

Тэги: Мәдәният бүлеге

Судомодельләштерү сезоны уңышлы ябылды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Россиядә Бөтендөнья Чисталык көне-ул гражданнар акциясе, аның максаты — илне чүп-чардан чистарту өчен җәмгыятьне бер командага берләштерү. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

17 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Олы Нырта мәдәният йорты һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы "Ябалак янында кунакта"исемле театральләштерелгән экскурсия оештырдылар

Тэги: Мишә авыл җирлеге

16 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Олы Нырта мәдәният йорты һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы "Ябалак янында кунакта"исемле театральләштерелгән экскурсия оештырдылар

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International