18 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Бөтендөнья чисталык көненә "Дөньяны чистартыйк"дип исемләнгән акциягә кушылдылар. Россиядә Бөтендөнья Чисталык көне-ул гражданнар акциясе, аның максаты — илне чүп-чардан чистарту өчен җәмгыятьне бер командага берләштерү. Эш урыннары, йортлар территорияләрен глобаль җыештыру - чүп-чар проблемасына игътибарны җәлеп итәргә һәм аны системалы хәл итү юлының башы булырга тиешле беренче адым. Шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре чишмә территориясен җыештыру өмәсенә чыктылар. Барыбызның да тырышлыгы белән аны матур һәм чиста иттек! Чиста, җыештырылган чишмәгә су алырга бару авылдашларына күңелле булсын. Аннары үтеп баручыларга «Зинһар, урамда чүпләмәгез!» «"Чиста авыл синнән башлана», “Чүпләнмәгән җирдә чиста»,«Чүп-чар юк! Үзеңнән башла!» дигән листовкалар һәм белешмәләр тараттылар.