Музейларда мастер-классларда булу үз теләкләреңне тормышка ашырырга уникаль мөмкинлек бирә. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Көзге матурлык» дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Көз төсе-ул хәтта бер төс тә түгел, ә сүзләр белән тасвирлап булмый торган тулы бер палитра. Көзге агачларны һәм үләннәрне буяган гаҗәеп буяулар үзенә бертөрле сөйкемлелек бирә торган күпсанлы төсмерләрне үз эченә ала. Чара барышында катнашучылар чәчәкләрдән һәм яфраклардан көзге композиция ясадылар. Һәр катнашучы табигый материалдан пөхтә һәм эчтәлекле панно ясадылар. Тырышлык һәм фантазия нәтиҗәсендә искиткеч эшләр килеп чыкты, аларны якыннарыңа, туганнарыңа һәм танышларыңа бүләк итеп бирү күңелле булачак.
Кызыклы китап белән очрашу - ул һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу – икеләтә шатлык. Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле. Китапханәнең китап фонды яшь укучылар өчен яңа әдәбият белән тулыланды. Укучыларны әдәби яңалыклар белән таныштыру максатыннан "Танышыгыз! Яңа китаплар!" дип аталган китап күргәзмәсе куелды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Ишек кырыйларын һәм тәрәзә төпләрен монтажлау, шулай ук экспозиция модульләрен җыю эшләре алып барыла.
30 сентябрь - Россия белән яңа төбәкләрне яңадан берләштерү көне. 26 сентябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре “Болар барысы да - Россия!” темасына 7 сыйныф укучылары өчен акция оештырды. Аның барышында укучылар бу кушылуның нинди сәбәпләр аркасында булуын белделәр, референдум, федерация кебек яңа терминнарны ачыкладылар. Алар кушылган җирләрнең - рус җирләре, ә Херсон һәм Запорожье шәһәрләренең Екатерина II тарафыннан 1778 елда Россиядә кораблар төзү үзәкләре буларак төзелүе, соңрак Луганск һәм Донецк шәһәрләрен барлыкка килүе турында мәгълүмат ишеттеләр. Бу регионнарда яшәүчеләр үзләренең яңадан зур илнең бер өлеше булу теләген белдереп, моның өчен халыкара хокук нигезендә тавыш бирделәр һәм Россия аларның үтенечен кабул итте. Чара ахырында укучылар истәлекле буклетлар алдылар.
Явлаштау авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгын төзекләндерү эшләре бара.
Тимершык авылындагы Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең "Мобиль поликлиникасы" Тимершык, Миңгәр, Кызыл Мишә авылларында яшәүче 211 кеше булды. 105 кеше флюорография узган.
21 сентябрьдә Байлар Сабасында "Кабак-24" зур бәйрәме узды. Быел бу бәйрәм-конкурста Югары Симет мәдәният йорты китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Һәрвакыт бу конкурста катнашып, без гадәти булмаган эшләнмәләр-фигуралар уйлап табарга тырышабыз. Бу юлы Гаилә елына кечкенә сәхнә әзерләдек һәм бәйрәмгә Кәҗә белән бергә килдек. Җигелгән кәҗә мәйданчыкта балаларны йөртте һәм кунакларны сөендерде. Кабак белән төрле ашамлыклардан күргәзмә ясадык. Өстәлнең нәкъ уртасында кабактан ясалган зур самовар тора иде. Кунакларны икмәк, шигырьләр белән каршы алдылар. Шулай ук фотозона да ясалды, анда теләгән кунаклар рәхәтләнеп фотога төшә алдылар.
Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау Фондының "минем бизнес" үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты кысаларында бизнес өчен түләүсез партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итә башлады.
Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктында «Туган ягымны яратам» дип исемләнгән мавыктыргыч экскурсия узды.
Экскурсия барышында без балалар белән табигатьнең матурлыгына сокландык, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттек. Табигать турында кызыклы шигырьләр укып алдык, уеннар уйнадык. Искиткеч шатлык һәм яңа ачышлар белән тулы вакыт сизелми дә үтеп китте!