Тимершык авылындагы «мобиль поликлиника» күчмә комплексы эшләгән вакытта Тимершык, Миңгәр һәм Кызыл Мишә авылларында яшәүче 211 кеше карап чыкты. 105 кеше флюорография үтте.
Мобиль поликлиника эше нәтиҗәсендә 11 кешедә беренче тапкыр авырулар ачыкланган, ә өчесендә — элегрәк диагноз куелган. 16 пациентка район үзәк хастаханәсендә өстәмә тикшеренү узарга тәкъдим ителде, ә берсенә — медицина-консультатив-диагностика үзәгендә (МКДЦ). 9 кеше үзәк район хастаханәсенә госпитализациягә җибәрелгән, ә тагын өчесе — Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә.
Мобиль поликлиниканың эшчәнлеге авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга, кулайрак медицина ярдәме күрсәтүгә һәм авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән. Фельдшер Галимҗанова Әнисә Минәхмәтовна эше нәтиҗәсендә бушлай дару алырга 7 пациент социаль пакетка язылды.
https://vk.com/wall601996431_1020