Кичә, ягъни 26 нчы сентябрь көнне, 10 сыйныф укучылары өчен Саба район судына экскурсия узды.
Татарстан Республикасы Саба район судынын жәмәгать судьясы Шәймарданова Айгөл Габдулловна һәм администраторы Рәдис Хәлимов “Россия-минем офыкларым” һөнәри юнәлеш проекты кысаларында Саба урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән очраштылар. Проектның төп максаты - укучыларны һөнәр ияләренең һөнәри эшчәнлеге һәм индивидуаль тормыш юлының үзенчәлекләре белән таныштыру.
Рәдис Хәлимов өлкән сыйныф укучыларын суд администраторы һөнәре үзенчәлеге белән таныштырды. Суд администраторының вазыйфалары судьяларның һәм суд аппараты хезмәткәрләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүдән башлап, суд эшчәнлеген, эш башкаруны һәм архив эшен мәгълүмати-хокукый тәэмин итүне гамәлгә ашыру белән тәмамлап, шактый киң эшчәнлекләрне үз эченә ала.