«Көзге матурлык» - мастер-класс

2024 елның 27 сентябре, җомга

Музейларда мастер-классларда булу үз теләкләреңне тормышка ашырырга уникаль мөмкинлек бирә. Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Көзге матурлык» дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Көз төсе-ул хәтта бер төс тә түгел, ә сүзләр белән тасвирлап булмый торган тулы бер палитра. Көзге агачларны һәм үләннәрне буяган гаҗәеп буяулар үзенә бертөрле сөйкемлелек бирә торган күпсанлы төсмерләрне үз эченә ала. Чара барышында катнашучылар чәчәкләрдән һәм яфраклардан көзге композиция ясадылар. Һәр катнашучы табигый материалдан пөхтә һәм эчтәлекле панно ясадылар.  Тырышлык һәм фантазия нәтиҗәсендә искиткеч эшләр килеп чыкты, аларны якыннарыңа, туганнарыңа һәм танышларыңа бүләк итеп бирү күңелле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International