ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Җаваплылыгы чикләнгән «Саба»   җәмгыятенең Явлаштау бригадасында силос салу эшләре  бара


6
октябрь, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 6 октябре 20.00 сәгатьтән 7 октябрь 06.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

7 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Түбән Шытсу авылында  яшәүче Калимуллин Заһидулла Калимулла    улы 1929 елның 5 октябрендә  Саба районы  Түбән Шытсу авылында  дөньяга килә. Заһидулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Заһидулла абый яшьли авыл агайлары белән  тубал киеп орлык чәчә, ат көтүе дә көтә, ат,  үгез җигеп сука да сукалый.

          1956 елның 9 маенда Түбән Шытсу авылы кызы Сәвиягә өйләнә.

Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Заһидулла абыйның 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар.  Ул улы Ринат, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер итә.

          Заһидулла абый гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Яшьтән карусыз, тырыш егет  колхозның алдынгы эшчесе була, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була.

           Тәртипле, төпле акыллы,  һәркемгә рәхмәтле Заһидулла абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

5 октябрь көнне Яңа Чишмә авылында "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары узды. 

4 октябрьдә Арча районында «Наш дом – Татарстан» республика этномәдәни фестивале узды. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

5
октябрь, 2024 ел
шимбә

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә юл салу эшләре бу елга төгәлләнде.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

4 нче октябрь көнне, Яр Чаллы шәһәрендә, Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе Президенты Кубогына, авыл районнары арасында финал ярышлары үтте. 

29 сентябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан, Саба районы эшмәкәрләре, районның Игелек үзәге белән берлектә, Көмеш волонтерлар өчен бәйрәм оештырдылар. «Хәят» (тормыш) халык инициативаларын үстерү һәм тормышка ашыру командасы өчен Казанга сәфәр кылынды, анда Шамил мәчетендә булдылар һәм Г.Камал исемендәге театрга бардылар. 

 

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, җан башына уртача кереме регионда билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гражданнарга:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International