«Наш дом – Татарстан» республика этномәдәни фестивале

2024 елның 6 октябре, якшәмбе

4 октябрьдә Арча районында «Наш дом – Татарстан» республика этномәдәни фестивале узды. Фестивальнең максатлары Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баетуын ныгыту, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштырудан гыйбарәт. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Милли ахән» биюе белән «хореография» номинациясендә чыгыш ясады.  Фестивальдә катнашучылар диплом белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International