Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю һәм декоратив штукатурка белән эшләү бара.
Һәр якшәмбе «Саба-Арена» УСКда күңелле, шау-шулы, ләкин кызыклы уза. Бүген дә-бу елның 6 октябрендә комплекс чираттагы Саба лигасын кабул итте. Турнир Саба, Шәмәрдән, Сатыш, Мамалай, Бигенәй, Килдебәк, Сабабаш, Лесхоз, Корсабаш вәкилләрен җыйды. Өстәл теннисының кечкенә тубы 30 га якын малай һәм кызны җыйды, алар үзара кызыксынып ярыштылар. Очколар саны бертигез булган Руслан Востриков һәм Рамил Хаҗиев(икесе дә Сатыш) пьедесталның оченче юлын, икенче урынын Рамазан Аухәдиев (Шәмәрдән) алды һәм Салават Мансуров (Сатыш) Саба лигасы җиңүчесе булды. Баш судьялар коллегиясе Сатыш җирлегеннән килгән теннисчыларның актив катнашуын билгеләп үтә. «Саба-Арена» УСКга чисталыгы, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерә.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда ТР Саба районының "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр кунак булды. Урманчыларның урман хуҗалыгын алып бару, илнең яшел алтынын саклау, үрчетү өлкәсендәге казанышлары һәм халыкның тормыш-көнкүрешен чын күңелдән сокланып карадылар, кунакларыбыз теләкләр китабында истәлекле язмалар калдырдылар.
1 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Сезнең өчен хөрмәтлеләребез!» дип исемләнгән зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Программа ике өлештән торды, беренчесендә «Акчарлак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Шекше мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында концерт куелды, ул З.Р. Әхмәтшина җитәкчелегендәге хореография коллективының дебюты белән тәмамланды. Тантананың икенче өлеше барлык чакырылган өлкән яшьтәге кешеләр өчен әзерләнгән бәйрәм өстәлләре артында дәвам итте. Кунаклар җырлар җырладылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, истәлекләре белән уртаклаштылар һәм чараны оештыручыларга-балалар бакчасы, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективларына, укучыларга, Шекше мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә, «Игенче»ҖЧҖ иганәчесенә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре якташыбыз, шагыйрь Зөфәр Шәйхетдиновның өендә булып, аның тормыш иптәше Физия Корбан кызы белән очраштылар. Шагыйрьнең тормыш юлы, ижаты, шәхси китапханәсе белән таныштылар. Физия Корбан кызы исә якташыбызның күп кенә истәлекле фото, авторның кулъязмаларын, шәхси әйберләрен музейга тапшырды.
Саба мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” Мәдәният сараенда зур концерт күрсәттеләр. Сарай фойесында кунаклар өчен күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырылды. Концертта балалар һәм өлкәннәр иҗат коллективлары, ялгыз башкаручылар чыгыш ясады. Кунаклар арасында кайчандыр кече ватаннарын ташлап киткән якташлар да күп иде.
Бөтендөнья укытучылар көненә Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре “Укытучы – зирәклекнең бөек дәрәҗәсе” дигән бәйрәм концерты үткәрделәр. Чарага төрле елларда Түбән Шытсу мәктәбендә хезмәт куйган укытучылар һәм бүгенге коллектив чакырылган иде. Концерт укытучылар турында җырдан һәм авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. ның котлау чыгышыннан башланды. Тамашачыларга мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан җырлар, биюләр, нәфис сүз, театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Кичә чәй табыны артында җылы, җанлы әңгәмә, оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.
2 октябрь көнне Сәрдә авыл клубында "Мәңге яшь күңел"дигән чәй эчү программасы оештырылды. Бу бәйрәм лаеклы, зирәк, олы яшьтәгеләргә багышланган иде. Авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Раифовна җылы котлау сүзләре, сәламәтлек, озын гомер теләкләрен җиткерде. Бәйрәм "Акчарлак"Сәрдә балалар бакчасы белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунаклар шатланып уеннарда, конкурсларда катнаштылар, төрле темаларга актив аралаштылар, яшьлек хатирәләренә чумдылар, гармун һәм тальян моңы астында халык җырларын башкардылар. Шуның белән тормышның дәвам итүен һәм теләсә кайсы яшьтә аның гүзәл һәм кызыклы булуын тагын бер кат исбатладылар. Өлкәннәр күтәренке кәеф, истәлекле бүләкләр белән таралыштылар.
6 октябрь көнне Туктар авыл клубында "Минем беренче укытучым" темасына яшьләр белән очрашу узды. Чарага мөхтәрәм кунаклар буларак укытучылар Әскәров Нияз һәм Әскәрова Әлфия чакырылды, алар инде 30 ел үзләрен яшь буынга белем һәм тәҗрибә тапшыруга багышлыйлар. Алар үзләренең педагогик юлының башлануы турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең беренче укучыларын искә алдылар. Яшьләр укытучы һөнәренең кыенлыклары һәм шатлыклары турында сораулар бирделәр, мәктәп тормышы мизгелләре белән бүлештеләр. Сабырлыклары һәм аларга биргән белемнәре, мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйттеләр. Кичә җылы атмосферада узды.
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе профессор Альберт Борханов тарафыннан оештырылган X Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы үткәрелде. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышында әлеге форумда катнашып, чыгыш ясаган туган якны өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улы очрашуда булган күңелле мизгелләр, вакыйгалар, яңалыклар белән уртаклашты