Өстәл теннисы буенча Саба лигасы

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Һәр якшәмбе «Саба-Арена» УСКда күңелле, шау-шулы, ләкин кызыклы уза. Бүген дә-бу елның 6 октябрендә комплекс чираттагы Саба лигасын кабул итте. Турнир Саба, Шәмәрдән, Сатыш, Мамалай, Бигенәй, Килдебәк, Сабабаш, Лесхоз, Корсабаш вәкилләрен җыйды. Өстәл теннисының кечкенә тубы 30 га якын малай һәм кызны җыйды, алар үзара кызыксынып ярыштылар. Очколар саны бертигез булган Руслан Востриков һәм Рамил Хаҗиев(икесе дә Сатыш) пьедесталның  оченче юлын, икенче урынын Рамазан Аухәдиев (Шәмәрдән) алды һәм Салават Мансуров (Сатыш) Саба лигасы җиңүчесе булды. Баш судьялар коллегиясе Сатыш җирлегеннән килгән теннисчыларның актив катнашуын билгеләп үтә. «Саба-Арена» УСКга чисталыгы, җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International