Музейда шагыйрь Зөфәр Шәйхетдинов истәлегенә багышланган очрашу!

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре якташыбыз, шагыйрь Зөфәр Шәйхетдиновның өендә булып, аның тормыш иптәше Физия Корбан кызы белән очраштылар. Шагыйрьнең тормыш юлы, ижаты, шәхси китапханәсе белән таныштылар. Физия Корбан кызы исә якташыбызның күп кенә истәлекле фото, авторның кулъязмаларын, шәхси әйберләрен музейга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International